Текст песни

Ильсия Бадретдинова  Такмаклар

э
ә
Кечкенэдэн яратам мин
Гармунда уйнаганны.
Салкын ачып, баллар эчеп,
Такмаклар жырлаганны.

Агыйделнен куперенэ
Кемдер куйган шакмаклар.
Тынласагыз, без жырларбыз
Сезгэ яна такмаклар.

Агыйделнен ар ягында
Ике маржа сот сата.
Безнен авыл кешелэре
Бик кызык яшэп ята.

Безнен авыл мэчетенэ
Кемдер йозак салдырган.
Хэер эз дип мулла абзый
Шэхэргэ китеп барган.

Безнен авыл егетлэре
Кызларга карамыйлар.
Бер берсен яратуны да
Оятка санамыйлар.

Агыйделнен ар ягында
Ике толке тон чыккан.
Ун хатын аерылган да,
Бер кыз кияугэ чыккан.

Дунгыз симертэлэр бездэ,
Дунгызларны суялар.
Куп алдасан, куп урласан
Депутатка куялар.

Бездэ хэзер азан эйтэ
Магнитофон тасмасы.
Ана ачык булып микэн
Ожмахнын зур капкасы?

Агыйделнен купереннэн
Начальниклар йормилэр.
Вертолетта генэ очып
Безнен хэлне белмилэр.

Путин дисез, Путин дисез,
Путин безгэ килмэле.
Катыктан акчаны алды,
Безгэ берни бирмэде.

Дэулэт бабай бездэн никтер
Жир байларын алдырды.
Аннары инвестор килеп
Ыштаннарны салдырды.

Безгэ дигэн киемнэрне
Иркен итеп тектелэр.
Бу илдэ гади халыкны
Гомер буе...

Курше карчык ел буенда
Безгэ аракы сатты.
Аннары шул акчасына
Мэккэгэ барып кайтты.

Хэзер кызлар тиштерэлэр,
Борынны да, кендекне.
18 тулган кызнын
Ботен жире тишекле.

Агыйдел каты ага да,
Рэхмэт яусын главага.
Районны сатып бетереп,
Чыгып качты калага.

Безнен авылда узган ел
Ай нурлары тотылды.
Кредит тулэп интеккэнче,
Курше улеп котылды.

Агыйделнен ар ягында
Сот сата ике карчык.
Безнен хэрбер начальникта
Акча уналты капчык.

Бернен авыл халкы ниткер
Шундый жырлар ярата.
Берсе уйный, берсе жырлый,
Берсе тынлап тик ята.

Юкэдэн кайры алалар,
Каеннар алалар туз.
Замана узгэрми хаман,
Безнен ботен ил колхоз.