Текст песни

Axelle  Кар исе

э
ә
Сонгы тапкыр кузлэремэ карыйсын
Нидер сойли йорэген, кулларында кар исе
Дэшмисен син мина, тик барсыда анлашыла
Сою хисе улде сыман, синен монсу карашында
Карасыннар безгэ остэн, коеп кайнар яшьлэрен
Мэхэббэткэ куярмын шэм, синсез ялгыз яшэрмен
Ике язмыш аерым янар, сундерелгэн учакта
Саубул, иркэм, диеп мине, сонгы тапкыр кочакла.
Кайчакта керэ тошкэ бергэ тошкэн сурэтлэр,
Сагындыра шул мэхэббэт, тик “Сагынам!” - дип эйтмэм.
Уткэн коннэргэ кайту юк, хыяллану кирэкмэс,
Китэм чиксез бушлыкка хич, монсулыкны кинэйтмэ.
Тирэнэйтмэ яраларны, дэваласын мине вакыт
Кабат булса иде, жаным, мэхэббэтнен хисен татып
Узен китмэ, мине туктат, мин бит эле дэ синеке
Шул хакта хэтерлэтэ кулындагы кар исе

Билгесезлек, ометлэрне кочэйткэндэ
Тонге шэхэр буйлап йорим, кайтам диеп уткэннэргэ
Авыр тынлык били мине, нигэ безгэ упкэлэргэ?
Уткэн бэхет очен кирэк, яшьлэр белэн тулэргэ.
Булмэндэ минем тавыш, коткарачак сагыштан
Саташкан кубэлэктэй, утка очам, калышма.
Тукталыштан сине эзлим, телим сине кичерергэ
Менэ кабат очыраштык, карлар яуган чэчлэренэ.
Кузлэрендэ минем сурэт, сакланылган сою уты
Тутыр минем тормышымны, безнен бэхет якты булыр.
Убэм синен иреннэрдэн, тирэнэя кайнар сулыш,
Булыш минем йорэгемэ, сынатмасын безне язмыш.
Саклап калыйк мэхэббэтне, салкын янгыр астында
Яннарында булмасам да, куперлэрне яндырма.
Сагыш белэн саубуллашып, кузлэремэ карыйсын
Уткэннэрне хэтерлэтэ, кулындагы кар исе.