Текст песни

Ильсия Бадретдинова  Хушлашу

э
ә
Исэнме, син, туган авылым минем,
Сина кайттык тагын сагынып.
Жылы бэдрэф эзлэп качсак та калага,
Яшибез без хаман сина табынып.
Жыр багышлый сина илэс егетлэрен,
Сабантуйга кайта буяп иренен.
Хаман мактап шэхэр кибетлэрен,
Синен кызлар - ятлар килене.
Э син эле хаман исэн икэн,
Синен жылы янгыр ява сибэлэп.
Элек печэн чапкан безнен болыннарны
Никтер баскан эрсез тигэнэк.
Эчеп улгэн икэн быел мескен Гариф,
Эминэлэр кучеп киткэннэр.
Урамнарда юк бер жан иясе,
Эйтерсен дэ, агу сипкэннэр.

Авыл, авыл, туган авыл,
Авыл, авыл, туган авыл.


Коту хаман чират белэн икэн,
"Инде туктар, - дилэр, - быелдан".
Без укыган мэктэп капкасына
"Бикле", - диеп язып куелган.
Таудай булган авыл чуплегенэ
Кем ташлаган ватык гармунын?
Юкка чыккан безнен озын Жэмил,
Авылымнын алып бар монын.
Куптэн мэрхум курше апаларнын
Оен башка халык алган арзанга.
Заманынын ин ак, чиста йортын
Койлэгэннэр хэмер сатарга.
Яна хужа килгэн авыл кырларына,
Ауган корып ялгыз алмагач.
Томаланган безнен изге чишмэ,
Су аларга кеше бармагач.

Авыл, авыл, туган авыл,
Авыл, авыл, туган авыл.


Куккэ ашкан мэчет манарасы,
Буген иман эйтэ партком Солэйман.
Чирле авыл калган кечерэеп,
Зират кына тагын зурайган.
Мин хушлашам, танып гаебемне,
Бу зиратта минем бабалар.
"Берэр кайчан кайтырсыз бит", - диеп,
Алар безне котеп яталар.

Авыл, авыл, туган авыл,
Авыл, авыл, туган авыл.