Текст песни

Ильсия Бадретдинова  Ленин бабай

э
ә
Ни пычагыма калган,
Узгэрде, китте заман?
Элек кызыл булган элэм
Торле тоскэ буялган.
Пионер-комсомоллар
Кайдадыр югалдылар,
Э бит Ленин-бабабыздан
Башланган иде юллар.

Буген Ленин-бабакай
Мэскэудэ ята бугай.
Белмичэ безнен хэллэрне
Йоклавы ана унай.
Илдэге ботен хэлне
Бер сойлэп бирэм эле.
Ничек бар, шулай эйтэм,
Кисмэслэр эле телне.

Партияне саттылар,
Дэулэтне тараттылар.
Тавык ботларына кадэр
Чит илдэн кайтарттылар.
Акчаны яндырдылар,
Хэерче калдырдылар.
Демократия була дип
Ыштанны салдырдылар.

Без октябрьдэ туганбыз,
Без октябрь баласы.
Октябрьдэ туганнарнын
Ленин була бабасы.


Булды шундый замана,
Аракысыз интектек.
Кахэр укып, Горбачевка
Келэйгэ кадэр эчтек.
Ельцин дигэне килгэч,
Илне талап бетергэч,
Аракы акты сулардай,
Ярты ир улеп беткэч.

Бик узгэрде замана,
Эт чаба дип бет чаба.
Элек бэдрэф бушка иде,
Хэзер ул да акчага.
Оч тапкыр эйткэн иден,
Укырга, диеп, кирэк.
Бар да диплом сатып ала,
Эшлэгэн кеше сирэк.

Без октябрьдэ туганбыз,
Без октябрь баласы.
Октябрьдэ туганнарнын
Ленин була бабасы.


Безне интектерделэр,
Колхозны бетерделэр.
Ниндидер инвестор дигэн,
Бандитлар китерделэр.
Узгэрэ тора заман,
Э халык, мескен, хаман.
Ничек алай буладыр ул,
Буген сот судан арзан.

Шэхэргэ барсан эгэр,
Тормыш ботенлэй мэхшэр.
Чибэр кызлар нидер сата,
Биш йоз сум гына дилэр.
Оят булса да эйтэм,
Без барысына эзер.
Хатыннар акча ала бит
Йоклаган очен хэзер.

Без октябрьдэ туганбыз,
Без октябрь баласы.
Октябрьдэ туганнарнын
Ленин була бабасы.


Тынычлап Мэскэвендэ
Син ятасын ял итеп,
Эллэ тагын кайтасынмы?
Бик куплэр арды котеп.

Юл буенда тал тирэк,
Бездэй халык бик сирэк.
Бу байлар артык котыра,
Революция кирэк!