Текст песни
Слушать

Анвар Нургалиев  Кызым

э
ә
Слова и музыка: Зифа Нагаева.

Син туганда, балакаем,
Яна йолдыз кабынды.
Эниен белэн коттек без
Бик озак шул ал танны.
Ничек синсез яшэгэнбез
Бу якты доньяларда?
Син янарттын бэхетлэрне,
Колынчагым, кыз балам.

Кызым, сине кояш узе
Иртэн торып уята.
Керфеклэрен арасында
Бар жихан сулыш ала.
Ялтыр ай сина омтыла
Баештан танга тикле.
Нурларын сибеп югала,
Чибэрлеген шул тикле.


Туган коннэн туенача
Сакладык жил-давылдан.
Сине буген озатабыз
Yз аллы тормышына.
Фэрештэлэр канат кагып
Торсын баш очларында.
Тик бэхетлэр, тик шатлыклар
Юлдаш булсын юлында.

Кызым, сине кояш узе
Иртэн торып уята.
Керфеклэрен арасында
Бар жихан сулыш ала.
Ялтыр ай сина омтыла
Баештан танга тикле.
Нурларын сибеп югала,
Чибэрлеген шул тикле.


Эниеннен яшь чагыдай
Торасын куз алдымда.
Аныкыдай карашларын,
Хэтерлэтэ барсын да.
Горурлык та, сагыш та бар,
Куз яшьлэрен дэ безнен.
Кайчан гына усеп життен,
Син, колынчагым минем?

Кызым, сине кояш узе
Иртэн торып уята.
Керфеклэрен арасында
Бар жихан сулыш ала.
Ялтыр ай сина омтыла
Баештан танга тикле.
Нурларын сибеп югала,
Чибэрлеген шул тикле.