Текст песни

Ильсия Бадретдинова  Эйт, эни

э
ә
Ялан аяк зэнгэр кузле сабый
Бу тормышта бик купне анламый.
Ул доньяда барысын белуче
Энисеннэн кабат-кабат сорый.

Нигэ, эни, бу куклэр зэнгэр?
Нигэ сары икэн бу бэбкэлэр?
Ник кайнар кояш? Ник салкын ай?
Ник кычыткан авырттыра шулай?

Эйт эле, эни, кая китэлэр
Бик картайгач бабайлар-эбилэр?


Нигэ, эни, пешерэ ул ялкын?
Нигэ жэйдэ жылы, кышын салкын?
Ник бу абый безненчэ сойлэми?
Нигэ этлэр урманда яшэми?

Бу кибеттэ нэрсэлэр саталар?
Ник тоннэрен йокларга яталар?
Каян кайта бу кошлар яз коне?
Кем зэнгэргэ буяган бу кулне?

Син кушмасан, мин чыкмам уйнарга,
Тик, энием, беркайчан картайма!


Нигэ, эни, кошларга аталар?
Нигэ, эни, бу ойне ваталар?
Нигэ жирдэ йоклаган бу абый?
Хаман сорый, хаман сорый сабый.

Нэрсэ яхшы була? Нэрсэ начар?
Кай тарафка илтэ кайсы юллар?
Хэр сорауга жаваплар бирергэ
Тик энилэр барысын да белэ!

Эйт эле, эни, нигэ кешелэр
Кайчакларда беръялгыз яшилэр?


Ялан аяк зэнгэр кузле бала
Эзерлэнэ тормышка атларга.
Тел очына сораулар оелгэн,
Ин беренче жаваплар энидэн.

Нигэ, эни, тонлэ биклилэр ишекне?
Нигэ, эни, еладын берконне?
Кай жирлэрдэн алдыгыз сез мине?
Безнен эти яратамы сине?

Кайчакта мин карангыдан куркам.
Мин, энием, сине бик яратам!