Бер хатын тутэлгэ иелгэн.
Чуп утый, ашыкмыйча, иплэп –
Бакчаны чистартырга кирэк.
Чуп утый, э узе сойлэнэ:
“Басканнар эшэке улэннэр!
Кон дэ чык, кон саен син ута –
Бетэ белми бу алабута”.
Алабута усэ кешелэр
Ташлап киткэн кысыр кырларда,
Хужаларсыз ятим бакчада,
Йортлардан калган чокырларда.
Кешелэр горлэтеп яшэгэн
Жирлэрдэ тамырын ныгытмый.
Алабута гуя эндэшэ:
“Ялгызлык белэн мин янэшэ”.
Алабута гуя эндэшэ:
“Ятимлек белэн мин янэшэ”.
Ташлап киткэн кысыр кырларда,
Хужаларсыз ятим бакчада,
Йортлардан калган чокырларда.
Кешелэр горлэтеп яшэгэн
Жирлэрдэ тамырын ныгытмый.
Алабута гуя эндэшэ:
“Ялгызлык белэн мин янэшэ”.
Алабута гуя эндэшэ:
“Ятимлек белэн мин янэшэ”.