Текст песни

Абри Хабриев, Шакур  Ул бер ялгыз

э
ә
Ул карамый тэрэзэдэн, кемнедер зарыгып котеп,
Ул яндыра шэмнэрне hэм сундерэ кинэт ореп.
Анын монсу кузлэре ике тирэн чиксез дингез.
Ул биклэми ишеген hэм ул эйтми "без" диеп.
Анын жинел адымнарын эзлэ юллар арасында.
Ул елыйсын елады, азапланды газапларда.
Эммэ хэзер ул эсир соры коннэр узэгендэ.
Ул уяна иртэлэрен гел шул ук бер уйлар белэн.
Ул танымый бу шэhэрне - тын урамнар лабиринты.
Ул беркемгэ шалтыратмый hэм укымый хатларны.
Анын тонык кузлэрендэ табып булмый якты мизгел.
"Утте тагын бер кон" диеп ул йокларга ята кичен.
Анын комеш куз яшьлэре - эре янгыр тамчылары,
hэм беркем жылыта алмы й анын тунган кулларын.
Мин элегэ эйтэ алмыйм, эммэ килер берэр кон,
Хэм мин бу зур шэhэрдэ табырмын анын кузлэрен...

Ул бер ялгыз, ул бер ялгыз кичлэрен...

Сэгать саный минутларын, утлар сунгэн булмэдэ.
Ул яндыра шэмнэрне кабат кичлэр житкэндэ.
Сэгать саный минутларын, урлап яшьлек елларын,
Ул боега голлэр сыман, ул бер ялгыз кичлэрен!

Ул сагына уткэннэрне, эммэ анлый - алар утте.
Анын тугры дусты булып эле дэ кала кондэлеге.
Хыялында кояшлы Куба, мэнгелек жэй утравы,
Анын комеш пляжлары, назлы дингез дулкыннары.
Ул яратмый романнарны зур мэхэббэт турында,
Анын очен саф хислэр улде уткэн гасырларда.
hэм ул минем кебек ялгыз, ана монсу бу доньяда.
Ул боега голлэр сыман карлы салкын кышларда.
Ул бер ялгыз кичлэрен, hэм бу чыннан да авыр...
Тик ул белэ - вакыт кирэк, барысы да онытылыр.
Язын хислэр елга сыман ташып чыгыр ярларыннан.
hэм ул кабат елмаер яна коннэр таннарында.
Карлар суга эйлэнер, hэм ул иркен сулап куяр...
Э элегэ соры коннэр hэм чынга ашмаган хыял.
Тик мин тогэл эйтэ алам - тиздэн килер берэр кон,
Хэм мин бу зур шэhэрдэ табырмын анын кузлэрен!