Гульнара Тимержанова

Гөлнара Тимерҗанова 1975 елның 29 маенда Башкортостанның Борай районы, Чалкак авылында туган. Казан музыка училищесын һәм Дәүләт консерваториясенең вокал бүлекләрен тәмамлаган. Тәмле итеп ашарга пешерергә ярата. Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Шәрифуллина җырлавын ошата. Остазлары дип Татарстанның атказанган артисты, консерватория доценты Әлфия Заһидуллинаны һәм шагыйрь Фәнис Яруллинны саный. Кешедә ягымлылык, гадилек сыйфатларын өстен күрә. Үзенең йомшак, җанга ятышлы тавышы белән ул безнең күңелләргә хуш килде.
Развернуть Свернуть

Тексты песен