Гульнара Исмаева

Гөлнара Эдвард кызы Исмаева — татар җырчысы, композитор, киноактриса.
Туу көне 15 май
Туу урыны Әлмәт, Татарстан
Жанрлар эстрада, этника, фолк
Бүләкләр “Татар Җыры” халыкара фестивальның лауреаты, "Алтын Барс" премиясы , медаль күрсәткән хезмәт һәм чәйрия эшчәнлек (“Медаль за заслуги”) (2005)
*
Гөлнара артистлар гәйләсендә, Татарстанда, Әлмәт шәһәрендә туа һәм бу шәһәрдә җырчының балачагы һәм яшьлеге үтә . Әтисе һәм әнисе Әлмәт Татар Драма Театрында эшләделәр. Гөлнара сәхнә пәрдәсе артында үскән бала. Спектакльләрдәге җырларны яттан белә иде. Булачак җырчы һәм композитор Әлмәтнең 17 нче мәктәбендә укыган. Бигрәк тә гуманитар фәннәрен ярата иде. Өлкән сыйныфларда укыганда шәһәрнең вокаль-инструменталь ансамбленда җырлаган һәм җырлар язган, төрле бию мәйдәнчыкларда чыгыш ясый иде. Мәктәпнең редколлегия эгъзасы да иде. “Ясау- бизәү” буенча Казанда үткәрелә торган бәйгеләрдә дә катнашкан, өлкән сыйныфта (10 класс) яшь рәссамнарның Республика бәйгесендә 2 урын алды. Мәктәпне тамамлагач, музыка училещысына барып имтиханны тапшырып, вокал бүлегендә белем ала. Аннан Казан Мәдәният һәм Сәнгать Академиясенең (ул вакытта шулай атала иде) Татарстанның Халык, Рәсәйнең Атказанган артисты, танылган опера җырчысы, профессор Рахиля Мифтахова классында җырчыга укуын дәвәм итә. Рахиля Хайдаровна классында укыган елларын Гөлнара бик җылы итеп искә ала. Рахиля ханым минем ярдәмчем, беренче киңәшчем, иң якын кешем, чын мәгнәсендә остазым булды, ди ул...Гөлнараның сәхнә эшчәнлеге институтка кадәр үк башланды. Башта “Заман егетләре” төркеме белән гастрольләргә йөргән. Габдельфат Сафинның да иң беренче концертында чыгыш ясаганын хәтерли. Аннан соң 1 курста иң беренче татар телендә язган җыры белән яшь талантлар фестиваленда катнашып 2 урын алып (1993), Телекомпания “Эфир”га “РокоПоп” Телевизион тапшыруга чакырыла. 1994 елда ГТРК Татарстан студиясында төшерелә Гөлнараның узе язган җырлардан төзелгән иң беренче Телевизион Концерты. Ә 1995 елда беренче аудиольбомы “Син гел шат булсаң иде” донья күрә. Аннан соң 1996 елда Вадим Усманов белән бергә “Язларым сагындыра” дип исемләнгән альбом чыга...2002 елда “Ялгыз Тәкәрлек” телефильмда төп рольләрнең берсен (Гөлсирин) уйнаучы актриса буларак та ул безгә бөтенләй яңа ягы белән ачылды. “Ялгыз Тәкәрлек” фильмнан “Син минем бердәнбер, мин синең бердәнбер” дигән җыры 2003-2004 елларда хит-парадларның югары баскычлардан төшми. Гөлнара Исмаева ул фильмда үзедә җырлаган уйнаган һәм музыкаль редактор эшен башкарган. Көйләре дә аныкы. Танылган рәссәм Булат Гыйлванов Гөлнара Исмаева сүрәтен ясаган (“Өмет”). Бу аның Гөлнара белән икенче эше. “Сибелә чәчем” дигән беренче картинаны Минтимер Шаймиев алган булган. 2003 елда Гөлнара Исмаева Мәскәү Гуманитар Университетының читтән торып уку бүлеген тәмамлаган иде һәм шушы югары уку йортының Казандагы филиалында үзе студентларга психология һәм информатика фәннәр буенча белем биргән. 2005 елда татар эстрадасына 10 елдан артык аяк баскан, аның иң сөйкемле һәм тыйнак җырчысы Гөлнара Исмаева “Татар Җыры-2004” халык ара конкурсның лауреаты була һәм премия “Алтын Барс” белән бүләкләнә: таныла. Аның йомшак тавышы тормыш проблемаларын оныттыра, кәефне күтәрә. Җырларын чын күңелдән, бирелеп, йөрәктән чыккан тавыш белән җырлавы татар эстрадасында талантлы шәхесләр бар икәнен күрсәтә. Гөлнара һәзер инде җырчы гына түгел, билгеле композитор да. Татар Авторлык Обществосына керә (ТАО). 2008-2010 елларда Гөлнара Нью-Йорк шәһәрендә студияда иҗат итә.
Дискография:
1. “Син гел шат булсаң иде” (1995)
2. “Язларым сагындыра” (1996)
3. “Бәхет” (1999)
4. “Кайда син?” (2001)
5. “Син минем бердәнбер, мин синең бердәнбер” (2003)
6. “Апп&Ак!!!» (2006)
7. Музыкаль телефильм «Ялгыз Тәкәрлек” (2010)
8. “арабызда Океан” (2011)
Популяр Жырлары:
“Беренче мәһәбәтемә”, “Шәмдәлләр”, “Улыма”, “Бәхет”, “Син гел шат булсаң иде”, “Мин бик юаш идем”, “Очар идем”, “Назлы ярым”, “Сайрар кошым”, “Апп&Ак!!!», “Син генә”, “Кайда син?”, “Син минем бердәнбер, мин синең бердәнбер” ("Тәкәрлек") һ.б.
Развернуть Свернуть

Тексты песен

У исполнителя нет добавленных текстов.